Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхәммәтшин: “Зәй” агропаркы - шәхси хуҗалыклар белән эшләүнең яңа формасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Зәй районында “Бердәм Россия” Көннәрендә катнашты.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Зәй агросәнәгать паркы фермерларга үз продукцияләрен сатарга, ә шәһәр халкына күп төрдәге ризык сатып алырга ярдәм итә. Бу бик уңышлы эш формасы. Бу хакта журналистларга Зәй районында эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Бүген без булган агросәнәгать паркы бик тәэсирләндерә. Бу шәхси һәм фермер хуҗалыклар продукциясе белән эшләүнең яңа формасы. Һәм бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасы булды. Зәй халкы беренчеләрдән булып шундый агросәнәгать паркы төзеде. Ризыклар җыелмасы тәэсирләндерә. Монда цехларда продукция эшкәртә башлыйлар, эшкәртү продукцияләрен гамәлгә куялар”, - диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән дә очрашты. “Без кырларның торышы белән таныштык, фермерлар, авыл башлыклары белән аралаштык. Үсеп килә торган уңышны карадык. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен материал базаның яңартылуын да билгеләдек. Бу мине бик шатландырды. Сайланган юл инде нәтиҗәләрен бирә, уңышлар һичшиксез булачак”, - диде парламент башлыгы.

  • Бүген Зәй районында “Бердәм Россия” Көннәре уза. Бу көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары республика халкы белән очраша. Медицина, социаль, юридик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189522/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X