Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәткә киртә юк

Райондашларыбыз Илгизә һәм Расыйл Садртдиновларның кызыл туйлары үзенчәлекле шартларда узды. Үзизоляция режимы вакытында өйләнешкән яшь пар беренче уртак бәйрәмнәрен икесе генә билгеләп үтте.

– Туй көнен билгеләгәндә илдә пандемия юк иде әле. Без инде аны зурлап, ике якның да әти- әниләрен, туганнарын җыеп үткәрербез дип план­нар кордык, кафены сайлап, туйга чакыру открыт­калары таратырга уйладык. Районның ЗАГС бүлегенә гаризаны 26 февральдә тапшырып, туй көнен 17 апрельгә билгеләгән идек. Ләкин барысы да без уй­лаганча килеп чыкмады. Үзизоляция игълан ителгәч, билгеләнгән датаны үзгәртәсе килмәде, сөйгәнем белән ЗАГСта язылышу белән генә чикләндек, – ди Илгизә.

Садртдиновлар гаиләсе бүгенге көндә Яр Чал­лы шәһәрендә яши. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп торганнары әллә кайдан күренеп тора. Яшьләрнең телендә – “матурым”, “җаным” сүзләре генә. Татлы мәхәббәтләре аларны гомер буена озата барсын иде.

– Мәхәббәткә бернәрсә дә киртә була алмый. Хәтта ил буенча игълан ителгән коронавирус та. Бик бәхетле пар без! Алла боерса, гаиләбезне тулыландырып, ба­лаларыбыз да туар. Иң мөһиме – гаиләдә татулык, үзара аңлашу булсын, – ди Расыйл.

Зур тормыш юлына беренче адымнарын атлаган яшьләргә гомер дәвамына җитәрлек наз һәм мәхәббәт, озын, тату гаилә юлы телибез!

Лилия Шәймиева.

Марат Баһауов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев