Мизгел яшьләр үзәгендә вакцинация пункты эшли
Мизгел яшьләр үзәгендә вакцинация пункты сишәмбедән алып җомгага кадәр эшли.
Коронавирус белән авыручылар саны артуга таба, ди табиблар. Авырудан саклануның бердәнбер юлы – вакцинация. Исегезгә төшерәбез – Мизгел яшьләр үзәгендә вакцинация пункты эшли. Вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Вакцинациянең ике этабы арасында саклану мөһим. Бу чорда антисептиклар кулланырга, кулларны сабын белән ешрак юарга, битлек киеп йөрергә, социаль дистанция сакларга, кеше күп йөри торган урыннарда булудан тыелып торырга киңәш ителә. Мизгел яшьләр үзәгендә вакцинация пункты сишәмбедән алып җомгага кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев