Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Митинг узды

2004 елда Төньяк Осетия шәһәре Бесланда булган фаҗиганы күпләр хәтерлидер. Ел саен мәктәпләрдә Беслан трагедиясендә һәлак булганнар истәлегенә төрле чаралар үткәрелә.

2004 елда Төньяк Осетия шәһәре Бесланда булган фаҗиганы күпләр хәтерлидер. Ел саен мәктәпләрдә Беслан трагедиясендә һәлак булганнар истәлегенә төрле чаралар үткәрелә. 
Бүген “Мөслим йөрәге” скверында район үзәгендәге мәктәпләрнең өлкән класс укучылары катнашында митинг узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район башлыгының  коррупциягә каршы сәясәте буенча ярдәмчесе Наил Бәдретдинов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов чыгыш ясады. Мондый фаҗигаларны булдырмас өчен уяу булырга чакырдылар. Митинг ахырында, Бесланда өч көн дәвамында суга тилмергән балаларны искә алып, чәчәкләргә бер уч су салдылар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев