“Мирас” Мәскәүгә әзерләнә
“Яшьлек” спорткомплексында футбол буенча Республика көненә багышланган турнир узды.
Бәйгедә “Мирас” командасының 2005-2006нчы елгы егетләре беренче урынны яулады. 2007нче елгы үсмерләрдән торган “Мирас” командасы – икенче урында. Ташлыяр командасы өченче урынны яулады. Данил Низамов, Ришат Хәйдәров, Алмаз Исламов һәм Рамазан Хәсәнов турнирның иң яхшы уенчылары дип табылды. “Мирас” футболчылары сентябрьдә Мәскәү шәһәрендә узачак Рәсәй беренчелегенең финал ярышларына әзерләнә, дип хәбәр итә команда тренеры Илфат Хафизов.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев