Миңнуллина пандемия вакытында Татарстанның кайсы компанияләре "күтәрелүен" әйтте
Кайбер компанияләр коронавирус белән вәзгыятьне үз файдасына бора алган.
Бу хакта ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
«Бездә "Аромат" компаниясе дезинфекция чаралары җитештерүне 17 тапкыр арттырды. "Нәфис" күтәрелде. Битлек өчен чимал буенча дүрт предприятиенең икесе Татарстанда калды. Бу бик яхшы", - диде Миңнуллина.
Ул теләсә нинди хәлгә оптимизм белән карарга кирәк, дип саный. Миңнуллина нәкъ менә кризис вакытында барлыкка килгән Nike, Adidas, Lego компаниясен мисал итеп китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев