( "Татар-информ"). 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. Тиешле канун проекты хокук мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган. Аның нигезендә, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 2018 елның 1 маенда тигезләячәкләр. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Башкортстанда минималь хезмәт хакының күләме аена 9 489 сумны тәшкил итә. Бу яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә. Яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы алучылар саны 4 млн кеше.
Нет комментариев