“Минем инициатива" социаль проектлар бәйгесендә
Районыбыздан дүрт эш зона турына тәкъдим ителгән иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы “Минем инициатива" исемле социаль проектлар бәйгесе үткәрде. Ул проект эшчәнлеге нигезләрен ныгыту, үз җирлегеңдәге социаль хәлләр өчен җаваплылык хисе формалаштыру, укучылар арасында коллектив инициативаларга ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Районыбыздан дүрт эш зона турына тәкъдим ителгән иде. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары Рамазан Галиев һәм Данил Мәүлиев (фәнни җитәкчеләре - Ринат Хаҗиев) ясаган “Бикмәч авылы бакыр рудниклары” дип аталучы социаль проблемалар проекты зона турында беренче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев