Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Халыкара спорт чаралары яхшырак санитар-эпидемиологик вакытка  кадәр күчерелгән, спорт матчлары тамашачыларсыз үткәреләчәк. Шулай ук мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә.

Барлык республика халкын илдән читкә чыгудан тыелырга чакырабыз. Әти-әниләрнең игътибарын аеруча зурлыйбыз. Алда торган язгы каникуллар уңаеннан, балаларның сәламәтлеге өчен, чит илләргә чыгулардан баш тартырга киңәш итәбез.

Коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хезмәткәрләре инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайтучыларга Роспотребнадзор хезмәткәрләренә урын, тору һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев