Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов нефть һәм газ химиясен Татарстанның төп үсеш нокталары дип атады

Быел республикада җитештерү куәте елына 600 мең тонна тәшкил иткән яңа этилен комплексы төзелә башлаячак, дип искәртте ТР Президенты.

Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында ясаган чыгышында нефть һәм газ химиясен республиканың төп икътисади үсеш нокталары дип атады.

Бүген республикада Стратегия-2030 кысаларында гомуми күләме 5 триллион сумга якын тәшкил иткән 48 инвестиция проектыннан торган пул формалаштырылды, дип искәртте Миңнеханов.

«Аның төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү. Әлеге стратегияне кабул иткәнче, без барлык тармаклар һәм зур компанияләр белән алда торган бурычларны җентекләп өйрәндек», - дип искәртте ТР Президенты.

Миңнеханов шулай ук республика алдында торган төп бурычларны атады. Алар арасында яңа алымнар һәм технологияләр куллану хисабына нефть чыгару күләмен һәм «кара алтын» эшкәртү тирәнлеген арттыруны мисал итеп китерергә мөмкин.

«Төп бурыч – нефть химиясен үстерү. Без кайбер проектларны гамәлгә ашырдык инде. Җитештерү куәте елына 6 миллион тонна тәшкил иткән яңа нефть эшкәртү заводын төзү эшләре тәмамланды диярлек, ТАИФ компаниясе авыр калдыклар эшкәртү комплексын сафка бастырды. Быел республикада җитештерү куәте елына 600 мең тонна тәшкил иткән яңа этилен комплексы төзелә башлаячак», - диде Татарстан лидеры.

«Төп үсеш ноктасы – нефть, нефть химиясе һәм газ химиясе», - дип сүзен йомгаклады Президент.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187681/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев