Миңнеханов милли проектлар буенча Совет президиумы составына керде
Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы составына керде.
Бу совет һәм аның Президиумы составына үзгәрешләр кертүче РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указыннан күренә.
Президиум җитәкчесе булып Михаил Мишустин билгеләнде. Аның урынбасарлары-беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин булды.
Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев