Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин үземнең телевизор экранында “А” хәрефе күрәм. Бу нәрсә?

14 октябрьдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак. Телевидение тапшыруларсыз калмас өчен, телевизорны цифрлы телетапшыруларны кабул итүгә көйләргә кирәк.

Әгәр телевизор экранындагы телеканал логотипы янында “А” хәрефе язылган булса, димәк, сез аналог телетапшыруларын карыйсыз яисә цифрлы талетапшыруларны кабул итүгә көйләнмәгән яңа телевизор белән кулланасыз.

Бүгеннән үк үзегезнең телевизорларыгызның аналог телетапшыруларын өзүгә әзерлеген тикшерү сорала. Әгәр дә сез “Беренче канал”, “Россия 1”, “НТВ”, “5 канал” караганда телевизор экраны читендә бу каналларның логотиплары янында “А” хәрефе күрәсез икән, димәк, сезгә цифрлы телевидениегә күчәргә өлгерергә кирәк.

  • Әгәр телевизор цифрлы стандартны тота алучы заманча булса, антеннасы дециметрлы булган очракта, менюда 20 телеканалны  күрсәтүче автомат көйләүне кушарга гына кирәк;
  • Әгәр телевизорыгыз – яңа, ә антеннасы – иске, метрлы булса, антеннагызны дециметрлыга алыштырырга кирәк булачак;
  • Әгәр телевизорыгыз иске үрнәктә булса, өстәмә цифрлы приставка кирәк булачак.

Әгәр телеканаллар логотиплары янында “А” хәрефе юк икән һәм сезнең телевизорыгызда 20 яисә аннан да күбрәк канал күрсәтсә, димәк, сез инде бүген үк цифрлы телевидение карыйсыз яисә сез кабель яки спутник телевидениесе операторы абоненты булып торасыз. Бу очракта сезгә борчылырга кирәкми.

Элегрәк Россиядә 64 регион аналог федераль каналларын трансляцияләүне туктаткан иде. 14 октябрьдә тагын 21 регион аналог каналларын туктатачак.

Фото-Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев