Яңалыклар

Милли мессенджерда МАКС тиз арада мобиль көндәлеккә күчү мөмкинлеге барлыкка килде.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр итә

Тиз күчү мөмкинлегеннән файдалану өчен түбәндәге алгоритмны кулланырга кирәк: «Чаты» – «Сферум» – «Дневник» – «Открыть приложение Моя школа».

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзер телефон экранында көндәлек тамгасын эзләүнең кирәге юк, чөнки «барысы да бердәм сакланган киңлектә җыелган».

Татарстан халкы милли мессенджер аша инде торак-коммуналь хуҗалык һәм балалар бакчасы өчен түлиләр, исәплагыч күрсәтмәләрен тапшыралар, штрафларны тикшерәләр, ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм башка сервислардан файдаланалар, дип билгеләделәр министрлыкта.

МАКС мессенджерында уңайлы цифрлы кораллар үсеше «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты бурычына җавап бирә һәм Россия халкы өчен тулаем, Татарстан халкы өчен аерым бердәм имин экосистема булдыра, дип өстәделәр ведомствода.

 

 


Нет комментариев