Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милек тә исәпкә алына

Милекләрендә яхталар, очу аппаратлары, кар автомобильләре, сәнәгать җитештерүе, сәүдә объектлары, ике һәм күбрәк җиңел автомобиле (берсенең җитештерелү елы 3 елдан артмаган), гаиләнең һәр әгъзасына туры килүче мәйданы 40 кв. метрдан арткан  фатирлары һ. б. булган гаиләләр ай саен түләнүче пособие алуга хокукларын югалта.

Аеруча мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтүнең адреслылыгын көчәйтү максатында, Татарстан Республикасының 2004нче елның 8 декабрендәге 63-ЗРТ санлы законы һәм Татарстан тРеспубликасы Министрлар Кабинетының 2004нче елның 14 декабрендәге 542 санлы карары нигезендә балага ай саен түләнүче пособие һәм пенсионерларга  юл йөрүгә ай саен түләнүче акчалата түләү билгеләгәндә 2019нчы елның 1 апреленнән, гражданнарның керемнәреннән тыш, аларның милек белән тәэмин ителгәнлек тә исәпкә алына. 

Милекләрендә яхталар, очу аппаратлары, кар автомобильләре, сәнәгать җитештерүе, сәүдә объектлары, ике һәм күбрәк җиңел автомобиле (берсенең җитештерелү елы 3 елдан артмаган), гаиләнең һәр әгъзасына туры килүче мәйданы 40 кв. метрдан арткан  фатирлары һ. б. булган гаиләләр ай саен түләнүче пособие алуга хокукларын югалта.

Пенсионерларга юл йөрү өчен ай саен түләнүче акчалата түләүне билгеләгәндә милек белән тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен исәпләү шартлары шундый ук. Шул ук вакытта гомуми мәйданы 80 кв. метрдан артмаган фатирга ия ялгыз яшәүче пенсионер бу түләне алуга хокуклы.

Әлеге түләүләрне билгеләгәндә исәпкә алынучы милек төрләренең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында (mtsz.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. 

Түләүләрне билгеләү яисә билгеләмәү турындагы карар смс-хәбәр белән яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинет аша хәбәр ителәчәк.

Сораулар белән республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәләренә 2-38-34, 2-51-68, 2-47-50 телефоннары аша яисә mus.30@tatar.ru  электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итәләр район социаль яклау бүлегеннән.  

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев