Михайловкада мемориаль комплекс ачылды
Мемориал авылның иң истәлекле урынына әйләнер, дигән теләкләр белдерде михайловкалылар.
Михайловка авылында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мемориаль комплекс ачылды.
Авылда “Җиңү ордены” стеласы һәм илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр истәлегенә һәйкәл урнаштырылган. Әлеге мемориаль комплекс үзара салым хисабына ясалган. Мемориаль комплексны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин катнашты. “Без матур яшәсен өчен ата-бабаларыбыз гомерләрен дә аямаган. Бу хакыйкатьне онытырга ярамый. Үсеп килүче буында да патриотик хисләр тәрбияләү зарур”, – диде ул. Кунаклар һәм авыл халкы стела алдына чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев