Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәй сәүдә үзәгендә ниләр бар? (ЯРМИНКӘДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Узып баручы ел Метрәй авыл җирлегендә матур сәхифәләргә бай булды: Мирзанур паркы ачылды, Хәләф чишмәсе ясалды, бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәм менә узган шимбәдә, тагын бер үзәк ишекләрен ачты - Мирзанур паркында Метрәй сәүдә үзәге эшли башлады.

Әлеге сәүдә үзәге ярминкәләр үткәрү өчен уңайлы итеп корылган. Түбәсе ябулы павильоннар ясалган. Үзәкне булдыруның төп максатын, авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов блдай дип аңлатты: "Авыл җирендә яшәгән һәр кешегә, үзендә җитештерелгән продукцияне сатарга мөмкинлек булдырылуын теләдек. Чөнки, үзеңнән арткан продукцияне кая да булса урнаштырырга кирәк. Ә мондый сәүдә үзәге булу, шушы продукцияне сатарга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге ярминкәләрне айга бер үткәрергә планлаштырабыз. Шуңа күрә дә, башланган эшебез дәвамлы булыр, дип уйлыйбыз".

Чараның ачылышында чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов та: "Халык өчен бу сәүдә үзәге бик кирәк. Һәм киләчәктә мондый ярминкәләр тагын да киңәеп, күп райондашларыбызга үзләре җитештергән продукцияләрен сату өчен мөмкинлек бирер", - диде.

Җирлектә озак еллар дәвамында эшләүче "Шах" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов бу үзәкнең район халкына озак хезмәт итүен теләде.

Бу көнне ярминкәдә терлек ите, бал, балык белән сату иттеләр. "Хәмәдишин" фермер хуҗалыгы ысланган, тозланган казларын алып килгән иде. Эшмәкәр Раил Камалетдинов сатуга куйган утыргыч, мангал, чүп савыты кебек тимер эшләнмәләр дә сатып алучыларда зур кызысыну уятты. "Шах" җәмгыяте үзләре җитештергән блокларын тәкъдим итте.

Ярминкәгә метрәйлеләр генә түгел, тирә-як авыллардан да килүчеләр булды. Район үзәгеннән йөрүче автобуслар да бу көнне, сатып алучылар өчен хезмәт күрсәтте. Ярминкәгә килүчеләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады. Эшмәкәр Рүзәл Минһаҗев пылау белән кунак итте.

Авыл үзешчәннәренең җыр-моңнары ярминкәгә килүчеләр күңеленә бәйрәм рухы өстәде. Моң сөюче кайбер тамашачыларыбыз түзмәде, үзләре сәхнәгә килеп, авылдашларына җырларын бүләк итте.

Көн бераз суык, җилле булуына кармастан, метрәйлеләр бу көнне дә халыкка хезмәт күрсәтүче, аларның ихтыяҗларына җавап бирүче тагын бер яңа юнәлешкә юл ачтылар. Эшләрегез һәрвакыт шулай уңышлы барсын, дип телибез.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев