Метрәй авылында укытучылар көне зурлап билгеләп үтелде
Яңалыклар

Метрәй авылында укытучылар көне зурлап билгеләп үтелде

Бәйрәм кичәсен авылның клуб мөдире Ильмира Әюпова оештырды. Бирегә Метрәй авыл мәктәбендә балаларга белем биреп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран-укытучылар чакырылган иде.

Өлкәннәр яшьлек хатирәләре белән уртаклашты, укыткан елларын искә төшерде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәргә Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы бүләк итеп тапшырылды.


Нет комментариев