Укучыларыбыз яза. Менә шундый "Табылдык"!
Узган ел Кукмара районы Зур Сәрдек мәдәният йорты директоры Рәмзия Хөсәенова иҗат иткән "Табылдык" исемле моңсу комедия кулыма килеп керде. Аның миңа килеп эләгүе дә үзе бер тарих. Интернет челтәре аша күрше-тирә районнардагы коллегаларым белән аралашабыз. Шулай моң-зарларыбыз белән уртаклаша торгач, чаралар үткәргәндә ир-егетләрне сәхнәгә тарту проблемасын кузгаттык. Чынлап та бүгенге көндә, концерт-спектакльләрдә катнашам дип, өзелеп торучы ир-атларыбыз бармак белән генә санарлык. Коллегам миңа шушы спектакльне тәкъдим итте. Әсәр күңелемә бик ошады. Тик…
Яңа Усы бит керәшен авылы, азан тавышы белән башланган, бетеп баручы авылдагы намаз укучы әбиләрнең көндәлек тормышын чагылдырган бу пьессаны халык ничек кабул итәр дип, куркып калдым. Дөрес, авылыбызда бик берничә милләт вәкилләре тату гомер кичерә. Христиан динен тотучылар да, ислам дине әһелләре дә бар арабызда.
Ни булса - шул булыр дип, тәвәкәлләргә булдым. Аллага шөкер, дияргә кирәк. Кайсы гына авылдашыма мөрәҗәгать итсәм дә, берсүзсез спектакльдә катнашырга риза булдылар. Гөлсинә Пискунова (Әсмабикә), Роза Петрова (Хәерниса), Ирина Тимашева (Сылубикә), Сөмбел Григорьева (Разия), Валериан Филиппов (Маннур), Ринат Низамов (Альберт), Альбина Романова (шәфкать туташы), биюче кызлар Юлия Филиппова һәм Алена Тимашева рольлләрне зур осталык белән башкардылар. Уйланасы җирдә уйландырып, көлдерәсе җирдә көлдереп, тамашачыларның күңелен ачтылар. Мин үзем Гатия ролен башкардым. Курыккан эшнең ахыры хәерле була, ди халык. Чыннан да, спектакль бетүгә безне авылдашлар аяк өсте басып алкышладылар.
Һәркем үз тормышына бикләнеп яшәгән бу заманда, мәдәният хезмәткәренә ярдәмгә килгән авылдашларыма рәхмәт әйтеп, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим. Алга таба да җирлегебездә мәдәниятне үстерүгә бергәләп хезмәт итсәк иде.
Миләүшә Филиппова,
Яңа Усы мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев