Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мең дә бер хәдис

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт камил ир, камил ата үрнәге булды. Өммәтен гаиләле булып яшәргә өндәде. Әгәр берәр егет өйләнми йөрсә, ул аны кулыннан тотып өйләндерә иде.

Аллаһының илчесе: “Яшьләр дөньясы, арагыздан өйләнергә мөмкинлеге бул­ган өйләнсен”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Икенче хәдистә: “Әгәр бер атага килеп кызын сорасалар, ул егетнең иманы, әхлагы күңеленә ятса, аңа кызын бирсен”, – дип өйрәтте.

Аллаһының галәмендә һәр нәрсәнең хикмәте, үз вазыйфасы һәм максаты бар. Аллаһ бернәрсәне дә максатсыз яратмый.

“Әй, Раббыбыз, Син бу нәрсәләрне тик- томалга бар итмәдең, Син бар кимчелектән дә пакьсың, безне ут газабыннан сакла”. (Әль Әграф: 191).

Кешеләрнең парлы булуларының да хикмәтләре күп. “Рум” сүрәсенең 21 аятендә шуларның берсе искә алына:

“Аллаһының могҗизаларыннан: Ул сезләргә сезнең үзегездән, күңел тынычлыгы табу өчен, хатын-кыз затларын бүләк итте. Арагызда өлфәт мәхәббәт һәм рәхим-шәфкать булдырды”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев