Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык тудыручы гаилә

Югары Табын авылында яшәүче Индира Латыйпованың куллары белмәгән эш бар микән ул?!

Индира апаның йортында кул эшләренең күп булуына сокланып кайттык. “Кыр чәчәкләре” тематикасын үз итә ул, панноларыннан да җәйге табигать елмая. Төрле композицияләр кушылып, ленталар белән чигелгән мендәр тышлыклары да күз явын алырлык.
– Без – пенсионерларга эшләгән эш артык кыйммәт та булмасын, үзенчәлекле дә булсын. Тормыш иптәшем Фәнис белән үз кулларыбыз белән ясаган әйберләр барысы да. Мәктәптә эшләгәндә мәктәп яны бакчасы җитәкчесе дә булдым. Шуңа күрә бакча эшләре, чәчәк-гөлләрне тәрбияләү миңа ят түгел, – ди Индира Латыйпова.
Индира апаның кул эшләре гади һәм шул ук вакытта зәвыклы да. Гадилеге белән җәлеп итүче чәчәкләр сине хуш исле болыннарга дәшә. Атлас лента белән чигелгән картиналарга Индира апаның күңел җылысы тамгандыр төсле.
– Ходай миңа һәрьяклап та булган, уңган тормыш иптәше бирде. Индирамның кышкылыкка ясаган кайнатмаларыннан алып, кул эшләренә кадәр кабатланмас. Идеяләренең күп булуына сокланам. Фантазиясен интернет “биргән” киңәшләр белән дә тулыландыра. Бергәләп эшләгәч, күңелле. Тигез картлыкта, тормышыбызны матурлыкка төреп, шөкер итеп яшибез, – ди Фәнис абый.
Ишегалларының никадәр үзенчәлекле булуын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Капканы ачып керү белән рутарий күзгә ташлана. Ландшафт дизайнын кулланып ясалган әлеге корылмада агач тамырлары, кәкре агач ботаклары үзгә бер композиция тәшкил итә. Биредә күләгәдә генә үсүче үсемлекләр: хоста, гейхера, бадан, лилейник, абага, аконит, аквилегия үсемлекләре урын алган.
– Ландшафт дизайнына рутарий яңа тренд булып килеп керсә дә, бакчачыларга ул күптән билгеле, дип уйлыйм. Монда табигый материаллар, аерым алганда, агач тамырлары, агач төпләре, ботаклар кулланыла. Әлеге алым безгә көнбатыштан керде. Менә бу “шүрәле”не без урманда йөргәндә тапкан идек. Шулкадәр ошаттык аны! Ул берничә ел инде безнең ишегалдында яши, – ди Индира Латыйпова.
Индира апа гомер буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Үзе белән гел пакет һәм соскы йөртә торган булган. Күзе төшкән үсемлекләрне, гөлләрне алып кайтып, бакчасында, өендә үстерү гадәте шул вакыттан ук килә, димәк. “Сорап та алдым, сорамыйча да, ошаткан гөлләр яныннан тыныч кына узып китә алмый идем”, – ди райондашыбыз. 
Латыйповларның ишегалдында рокарий алымы белән үстерелүче спирея, можжевельник, барбарис куакларының матурлыгы “ах” итәрлек. Койма буендагы чәчәкләр миксбордер ысулы белән утыртылган. Шушы алым белән утыртканда бакча чәчәкләрдән бушап тормый. Быел Индира апа чыбыкчалардан розалар үстерә башлаган. Ишегалдындагы альпинарий, туфрак каплап, җәелеп үсүче үсемлекләрдән гыйбәрәт. Бакчадагы сулык янәшәсенә кое да ясап куйганнар. Гөл утырту өчен плитка ватыкларыннан савытлар, вазалар да ясарга җитешә Индира апа. Булганнан бар да була дип, шундый кешеләр турында әйтәләрдер инде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев