Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май чабу бәйрәме узды

8 марттан 14 мартка кадәр православие динендәгеләрнең Май чабу бәйрәме үткәрелә.

Кр.Шуран авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Тат. Шуран мәктәбе  укучылары белән берлектә  “Эх, Масленица!” дип исемләнгән  рус халкының матур бәйрәмнәренең берсе Май чабу бәйрәмен  оештырылды. 8 марттан 14 мартка кадәр православие динендәгеләрнең Май чабу бәйрәме үткәрелә. Май чабуны бәйрәм итү йоласы кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле. Әлеге чараның максаты: китапханәгә килүчеләрне рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыру, рус халкының йола-гадәтләре белән кызыксынуны арттыру, Май чабу бәйрәме турында белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту иде. Китапханәче Каюмова Филия укучыларны Масленица бәйрәме тарихы һәм традицияләре белән таныштырды. Укучылар командалы ярыш өчен китапханәче әзерләгән табышмаклар чиштеләр һәм табышмакларга җавап бирделәр. Чара барышында масленица көннәре, аларның исемнәре һәм характеристикасы каралды. Укучылар  борынгы уеннар белән таныштылар һәм үзләре дә бик  теләп уеннарда катнаштылар. Чара коймак, бал, кайнатма һәм төрле тәм-томнар белән бәйрәм өстәле янында дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев