Малахов Беренче каналдан китә?
Андрей Малахов Беренче каналдан китә дигән сүзләр йөри. Моңа «Пусть говорят» тапшыруы командасы эчендә килеп чыккан низаг сәбәпче имеш. Популяр алып баручының яңа эш урыны буларак ВГТРК телеканалын атыйлар.
Алга таба миллионлаган кеше яратып карый торган ток-шоу белән нәрсә булыр билгесез. Малахов үзе бернинди дә комментарий бирми, дип яза РБК.
Мәгълүмат "Матбугат.ру" сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев