Үлән һәм чуп-чар яндыру тыела!
Республикада 2 апрельдән 15 октябрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
“Бу чорда урманнарда, авыл хуҗалыгы җирләрендә, бакча-дачаларда, шулай ук торак йортлар, башка корылмалар янындагы территорияләрдә учак, чүп-чар, коры үлән һәм көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим да дәвам итә. Бу вакыт аралыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта”, – дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев