29 сентябрьдә өлкән яшьтәге татарстанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак. Әлеге акцияне Татарстан Юстиция министрлыгы оештыра, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан Пенсия фонды, медико-социаль экспертиза, салым хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук адвокат һәм нотариуслар катнаша.
Түләүсез консультацияләрне 29 сентябрьдә 10нан 13.00 сәгатькә кадәр Казанның Халыклар Дуслыгы йортында: Павлюхин ур., 57 йорт, 1 корпуста алырга була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.
Нет комментариев