Лицей укучылары һөнәр сайлый
Яңалыклар

Лицей укучылары һөнәр сайлый

Укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан, лицейда күп төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Шундый очрашуларның чираттагысы Мөслим район үзәк хастаханәсендә узды.

Баш табиб Рамиль Морзаханов, хастаханә эшчәнлеге, табиб, шәфкать туташлары һөнәрләре хакында сөйләде. Лицейның 10-11 сыйныф укучылары, ашыгыч ярдәм бүлеге, рентген кабинетлары, поликлиникада участок табиблары эшләүче кабинетлар белән таныштылар.


Нет комментариев