Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Җәлил исемен алган «Аэрофлот» лайнеры беренче очышка китте

2019 елның декабрендә авиакомпания җитәкчелегенә шундый инициатива белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталган «Аэрофлот» компаниясе лайнеры бүген Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортыннан беренче рейска китте. 
Бу хакта Instagram социаль челтәрендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең федераль һәм Мәскәү хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү буенча генераль дирекор урынбасары Динә Газалиева сөйләде.
«Рейска Аэрофлотның лайнеры җибәрелә, ул хәзер безнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә." -дип язган журналистка.
 2019 елның декабрендә авиакомпания җитәкчелегенә шундый инициатива белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.
Газалиева шулай ук Советлар Союзы Герое исемен авиалайнерга бирелүне «Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына яхшы бүләк» дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев