Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгымнар компенсацияләнәчәк

Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда лейкозлы терлекләрне сую һәм мал сатып алу буенча чыгымнар компенсацияләнәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте. “...тана сатып алу буенча яңа тәртип керттек, лейкозлы терлек буенча чыгымнарны каплауны өстәдек. Шәхси ярдәмче хуҗалык терлегендә лейкоз булуы ачыкланып, ветеринарлар аның юкка чыгарылуын раслаган очракта сыер сатып алырга мөмкин булачак”, – диде ул. Тана товарлыклы хуҗалыктан сатып алынса һәм лейкозлы малның бетерелүе турында ветеринария белешмәсе булса, компенсация 40 мең сум тәшкил итә. Сыерлар нәсел хуҗалыгыннан сатып алынган һәм шулай ук авыру терлекне сую турында белешмә булган очракта компенсация – 50 мең сум. “Бу максатларда бюджетта 30 млн сум каралган. Биш елда Россиядә лейкозлы терлекләрне юк итү бурычы куелды”, – диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев