7 шәр литрлы ике чиләктәге гөмбәне зур кәстрүльгә салырга, өстен капларлык итеп су салырга. 4 аш кашыгы тоз салып, 30 минут кайнатабыз (әшәкесен кайнатып чыгарабыз). Суын түккәч, гөмбәләр суынганчы агып торган суда юабыз.
Гөмбәләрне янә шул кәстрүльгә салырга, өстенә өч литр су салып, кайнарга куярга. Су гөмбәне капламаса да ярый. Янә 4 аш кашыгы тоз салырга һәм 10 минут кайнатырга.
Аннары тәмләткечләр (2 баш сарымсак, 4-5 укроп зонтигын сабагы белән, 10 карлыган яфрагы, 15 түгәрәк кара борыч, 5-6 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасын 100 мл суда болгатып, 100 грамм аш серкәсе) салып 10 минут кайнатырга.
Кайнаган килеш, газны кысып куеп, стериль банкаларга төеп тутырабыз, бик урын калдырмыйча, суы бик аз керә. Соңыннан капкач ябар алдыннан, гөмбә өстенә 2 аш кашыгы көнбагыш мае салабыз.
Нет комментариев