Көздән утырта торган чәчәкләр 
Яңалыклар

Көздән утырта торган чәчәкләр 

Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра.

Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк. 

Фото-Pixabay.com 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев