Көз – өмәләр чоры
Тирә-юнебезне кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындыру буенча бу атнада район үзәгендә зур өмә үтте.
Оешма-предприятиеләр үз территорияләрендә эшләде. Моннан тыш үзләренә аерым урамнар беркетелгән оешма коллективлары урамнарны җыештырды. Җомга һәм шимбә көннәрендә Мөслим зиратында да олы өмә үтте. Мәңгелек йортыбызны кипкән үләннән, корыган агач-ботаклардан арындыру буенча күләмле эш башкарылды.
Нет комментариев