Кышын хайваннарны саныйлар: Татарстанда урман исәбен алу дәвам итә
Исәпкә алу эшләре 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада терлекләрне кышкы исәпкә алу дәвам итә, дип хәбәр итә. Ел саен 17 төр аучылык байлыкларының һәм аларның яшәү тирәлегенең дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.
Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырылган-кышкы маршрут учеты, авиаучет, тавышлы прогон һәм ясалма концентрацияләрдә исәпкә алу. Алар аерым аучылык җир-суларында хайваннар саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Республика территориясендә хайваннарны исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша.
Исәпкә алу эшләре 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев