Кырлар хроникасы
Яңалыклар

Кырлар хроникасы

Район буенча 9900 гектарда урып-җыю эшләре башкарылды. Ашлыкның тулай җыемы 40 мең тоннадан артып китте.

Иң югары уңыш элеккечә – “Намус” агрофирмасында. Биредә һәр гектардан 61,3 центнер ашлык чыга. “Август-Мөслим” агрофирмасында гектар биреме – 44, “Туган як”та, “Исламов” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында 40 центнердан артык. Басуларда 82 комбайн эшли. “Август-Мөслим” агрофирмасының җиде комбайны бүген арпа басуына чыкты.


Нет комментариев