Кырлар хроникасы
Яңалыклар

Кырлар хроникасы

Район буенча 16 мең 625 гектарда бөртекле культуралар җыеп алынды. Бу – бөртеклеләрнең 34,7 проценты дигән сүз.

Аяз көннәрдә район буенча 2 мең гектарга якын мәйданда игеннәр җыеп суктырыла. Гектар биреме уртача 39,3 центнер тәшкил итә. Урак темпы “Туган як” агрофирмасында иң югарысы – биредә 47 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында, “Исламов” һәм берничә крестьян-фермер хуҗалыгында агрегатлар җир эшкәртүгә кереште.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.


Нет комментариев