Кырлар хроникасы 
Яңалыклар

Кырлар хроникасы 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 7300 гектарда чәчү үткәрелгән.

“Әюпов”, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм “Намус” агрофирмасында чәчү темпы югары. Аларда тиешле мәйданның 35-30 процентында орлыклар җир куенына иңдерелгән. Бер үк вакытта туфракка һәр гектарга 1 центнер исәбеннән катлаулы ашлама да кертелә. Әлегә арпа, язгы бодай һәм борчак чәчәләр. “Намус” агрофирмасы игенчеләре көнбагыш чәчүгә керешәчәк. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев