Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квестлы балачак

Уйнар өчен әллә нинди шартлар да кирәкми. Фантазияң генә җитсен! Ә гаилә белән җыелып уйнау – үзе бер бәйрәм

Кеше гомеренең иң татлы, иң садә вакыты – балачактыр, мөгаен. Бала вакытта без ихластан шаяра, уйный, көлә, кечкенә генә бүләккә дә сөенә беләбез. Уйнар өчен әллә нинди шартлар да кирәкми. Фантазияң генә җитсен! Ә гаилә белән җыелып уйнау – үзе бер бәйрәм.

Балалар булган җирдә һәрчак бәйрәм, сабыйларның сөенеп, уйнап йөрүләре, сәламәт, тәрбияле булулары ата-ана өчен дә, укытучы-остазлар өчен дә зур куаныч. 30 июль көнне яшел чирәмле зур мәйданда – “Яшьлек” стадионында Гаилә елы уңаеннан “Гаилә” квесты оештырылды. Мөслим мөхтәсибәте “Мизгел” яшьләр үзәге белән берлектә үткәргән әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да катнашты. Ул уенда катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп:

– Җәйге каникулның иң рәхәт көннәрендә уңайлы мәйданда яңа уку елына көч-куәт тупларга тырышыгыз. Әти-әниләрегезгә һәрчак рәхмәтле булыгыз, – диде.

Кызлар һәм малайлар өчен ярышлар рәвешендә оештырылган бәйгеләрдә мәктәп яшендәге балалар бик теләп катнашты, аларга эне-сеңелләре дә кушылды, әти-әниләр көч биреп торды. Кызлар арканнан чәч үрүдә, парлап капчык киеп йөгерүдә, команда белән чиләккә су тутыруда, төгәллектә ярышса, малайлар җитезлектә, көчле булуда, оста итеп туп йөртә белүдә көч сынашты.

Чараны алып барган Әлмәт шәһәре имамы Рүзил Ихсанов балалар белән мавыктыргыч сүзле-хәрәкәтле уеннар, викторина оештырды. Элина Гәрәева һәм Аяз Хазбулатов гаилә кыйммәтләре турындагы эчтәлектә шигырьләр укыды.

– Бармаклар төрле булган кебек без барыбыз да төрле. Кыяфәт, уй-фикерләр белән дә төрлебез. Әмма һәрберебез дөньялыкта кирәк. Һәрбер кешенең матурлыгы, сөйкемлелеге бар. Бу тормышта һәрберебез шуны табып, көндәлек тормышыбызда кулланырга тырышырга тиеш. Күбегез бүген әтиләре, әниләре, кайберәүләр әбиләре белән килде. Бүгенге чарабызның максаты да гаилә кыйммәтләрен искә төшерү иде. Без ышанабыз: сез әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны, үзегездән өлкән һәм кече туганнарыгызны яратырсыз, хөрмәт итәрсез, – диде Мөслим районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, квестка йомгак ясап.

Уеннарда катнашучыларга татлы бүләкләр өләшенде. Барлык балаларга истәлек бүләкләре бирелде.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев