Курайчылар бәйгесе узды
Яңалыклар

Курайчылар бәйгесе узды

Күршеләр Харис Җиһаншинга башкорт курае да бүләк иткән.

Туймазы шәһәрендә “Тылсымлы курай моңы” өченче ачык курайчылар бәйгесе узды. Аны Башкортостан Республикасы мәдәният министрлыгы, халык иҗаты республика үзәге һәм Туймазы шәһәре администрациясе үткәрде. Курайчылар бәйгесендә райондашыбыз Харис Җиһаншин Татарстаннан берүзе катнашты һәм өченче дәрәҗә сертификатка лаек булды. Күршеләр Харис Җиһаншинга башкорт курае да бүләк иткән.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев