Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунакта булдылар

Үткен фикерле, зирәк хәтерле, шаян һәм ачык йөзле Мөнҗия апага 91 яшь тулуына һич ышанасы килми!

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе укучы балалар белән Мөнҗия апа Нуретдинованың өйләрендә булды. "Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде, - дип сөйли башлады Мөнҗия апа Нуретдинова үзенең истәлекләрен. - Буем кечкенә генә булса да, бер эштән дә калмадым: утау да утадым, салам эскертләүдә дә катнаштым. Ат җигеп тә эшләдем..." Горький өлкәсенә торф чыгару эшенә 4 тапкыр бара Мөнҗия апа. Май аенда китеп, кара көзгә кадәр эшлиләр. "Бик кызу була иде, кабына язып эшли идек", - ди ул.

... Бозау карауда да озак еллар хезмәт куя Мөнҗия апа. Һәрчак алдынгылар рәтендә була үзе. Медальләре, грамота, Рәхмәт хатлары да бик күп. Мөнҗия апа әкрен генә тормыш йомгагын сүтә. Кемнәр белән кайларда эшләгән - һәммәсен дә бик яхшы хәтерли. Үткен фикерле, зирәк хәтерле, шаян һәм ачык йөзле Мөнҗия апага 91 яшь тулуына һич ышанасы килми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев