Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күптән көткән пляж

Биредә халык өчен бөтен уңайлыклар һәм мөмкинлекләр дә булыр дип планлаштырыла.

Мөслим халкы күптән көткән пляж инде ясалып бетте дияргә дә буладыр. Су коену урынына Кооператив урамының күпер башыннан санаганда бишенче тыкрыгы (халык телендә “иске вокзал тыкрыгы” дип йөртелгән Ык буена төшә торган тыкрык) буйлап төшәсе. Биредә халык өчен бөтен уңайлыклар һәм мөмкинлекләр дә булыр дип планлаштырабыз. Ачык һавада ял итү өчен 35 ятак урнаштырылды, коткару будкасы кайтарылды, сай җирне күрсәтү өчен 5 данә сигнал калкавычы куелды, мегафон – тавыш көчәйткеч җайланмасы алынды, – ди районның мәдәни-спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев