“Кояшлы Ык” ял паркында “Җәяүлеләргә – яшел урам!” исеме астында асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды
Яңалыклар

“Кояшлы Ык” ял паркында “Җәяүлеләргә – яшел урам!” исеме астында асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды

Мөслим мәктәпләреннән 37 бала катнашты.

“Кояшлы Ык” ял паркында “Җәяүлеләргә – яшел урам!” исеме астында асфальтта рәсем ясау бәйгесе узды. Ул “Игътибар-балалар!” профилактик чара кысаларында үткәрелде. Конкурста Мөслим мәктәпләреннән 37 бала катнашты. Балалар асфальтта җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге темасына рәсемнәр ясадылар. “Мин – төп пассажир!”, “Безнең дустыбыз – светофор!”, “Куркынычсыз зебра”, “Юл билгеләре – безнең дусларыбыз” исемле номинациядә җиңү яулаган балаларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев