Котлыйбыз!
Ташлыярда яшәүче әниебез Гөлнур һәм әтиебез Камил Солтановларның 7 мартта – алтын туйлары.
Әти-әниебез! Сез бер-берегезгә терәк булып ярты гасыр бергә яшисез. Тормышта күпне күреп, сынмагансыз, сыгылмагансыз, нык ихтыярлы булгансыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, безгә яшәеш чыганагы булып торуыгызны телибез.
Гомер бит ул аккан судай
Үтә дә китә икән.
Икәү тигез яшәүләргә
Тагын ни җитә икән.
Гомер көзләренә җиттегез,
Икегез яшәп тигез.
Бездән сезгә хәер-дога,
Мәңге рәхәт күрегез.
Улларыгыз Илсур, Илфак, киленегез Гөлназ, оныкларыгыз Гөлчәчәк, Илмир, Зилә, Дилүс, кияүләрегез Әхмәт, Илдар, оныкчыгыгыз Ислам, кодагыйларыгыз.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев