Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Югары Табын авылында яшәүче Әхәтов Расих Миргазиан улының 2 гыйнварда – туган көне.

Югары Табын авылында яшәүче Әхәтов Расих Миргазиан улының 2 гыйнварда – туган көне.
Кадерлебез! Син олы юбилееңны – 50 яшеңне билгелисең. Салкын кышларга ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, ярдәмчел. Авылдашларың арасында олы ихтирам казангансың. Юбилеең белән котлап, алдагы гомер юлларыбызны сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, тигезлектә, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын.
Тусаң да син гыйнварда,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин синнән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.
Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай
Кешеләрне җылытып.
Тормыш иптәшең Зинфира, балаларың Рәзиф-Нәзилә, Инзилә. Бу теләкләргә
әби-бабаң, барлык туганнар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев