Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлыйбыз!

Әниебезгә 20 февральдә 60 яшь тула. Шушы яшенә чаклы әниебез бик матур, сәламәт тормыш юлы үтте.

Бер бала адашкач, сораганнар: “Синең әниең кем соң?” – диеп. 
“Иң гүзәл кеше минем әнием” – диеп җавап бирә бала. 
Без – балалары өчен иң гүзәл, сабыр, акыллы, тәвәккәл кеше ул 
– Октябрь авылында яшәүче әниебез Нуриева Зәйтүнә Тимершәех кызы. Әниебезгә 20 февральдә 60 яшь тула. Шушы яшенә чаклы әниебез бик матур, сәламәт тормыш юлы үтте. 37 ел буе үзенең яратып сайлаган һөнәренә һәм Гиппократ антына тугры калып, гадел булып Октябрь авылы халкына медицина хезмәте күрсәтте. 
Әниебез, без сиңа иң зур байлык – сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар булып, без – балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәсәгез иде. Сезгә хәерле, куанычлы, хөрмәтле картлык телибез. Төп нигезебезнең утлары озак еллар янып торсын иде. Әмин. 
Сезгә зур хөрмәт белән балаларыгыз Алсу, Айзилә, Раил, киленегез Регина, кияүләрегез Марсель, Линар, оныкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X