Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Коронавирус балаларны эзәрлекли

“Коронавирусның омикрон штаммы Татарстангада килеп җитте”, – диләр табиблар.

Авыручылар саны арта башлаган. Рай­он хастаханәсе табибла­ры әйтүенчә, омикрон билгеләре гадәти ОРВИ билгеләреннән аерылмый диярлек: тән температурасы күтәрелә, баш-тән һәм тамак авырта. Авырып китсәгез, күбрәк су эчәргә, темпе­ратура югары булса, аны төшерүче дарулар эчәргә киңәш ителә. Тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк, ди белгечләр.

– Балаларда коронавирус авыруы йөрәккә һәм ашказа­нына, шулай ук буыннарга йо­гынты ясарга мөмкин. Моңа кадәр коронавирус балалар­да симптомнарсыз уза иде. Хәзер балалар ешрак авырый башлады. Баланың темпера­турасы күтәрелә, йөткерә, та­магы авырта, борыны ты­гыла. Укшырга, косарга, эче китәргә, күзләре ялкынсыныр­га (конъюнктивит) мөмкин. Авыруның үзен сиздермәве дә ихтимал. Шулай да актив бала сүлпәнләнә, тынычсыз­лана, начар ашый башлар­га мөмкин. Өйдә коронави­рус белән авыручы булса да, шикләнергә нигез бар. Бала авырый башласа яки кәефе үзгәрсә, көйсезләнсә, табиб­ка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди район поликлиникасының баш эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

– Ел башыннан балалар­га 150 экспресс-тест ясал­ды, шуның 50се уңай нәтиҗә бирде. Моңа кадәр тестлар тискәре нәтиҗә күрсәтә иде. Чир йоктырган сабыйларның күпчелеге – 6-17 яшьлек бала­лар. Балаларның күпчелегендә вирус билгеләре кискенләшә бара,– ди шәфкать туташы Миләүшә Касыймова.

Узган атнада район поли­клиникасына балалар өчен 10 доза “Гам-Ковид-Вак-М” вак­цинасы кайтты. Беренче вак­цина 2005 елгы балага ясалган.

Табиблар соңгы арада балаларның эчләре китеп, косып, югары температу­ра белән чирләүләре турын­да да хәбәр итә. Ялларда рай­он хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 13 шундый ча­кыру кергән.

– Коронавирус чигенергә уйламый. Ковид-19 диагно­зы куелган райондашлары­быз саны бераз кимесә дә, үпкә ялкынсынуы белән авы­ручылар арта. Ел башыннан 52 райондашыбызга үпкә ял­кынсынуы диагнозы куелды, 6 кешедә Ковид-19 расланды. Алты райондашыбыз дәвалану өчен Яр Чаллы йогышлы авы­рулар хастаханәсенә озатыл­ды, 2 кеше әлеге куркыныч чир аркасында якты дөнья белән хушлашты, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Данияр Якупов.

Коронавирусны вакцина­ция генә туктата ала, диләр. Вакцина ясаткан кешеләр авыруны җиңелрәк кичерә. Пандемия башланганнан бирле район поликлиника­сына 17925 доза вакцина кайткан. 1 февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 17513 доза вакцина кулланыл­ган. 4048 доза 60 яшьтән өлкән райондашларыбызга ясалган. Бүген поликлиникада 412 доза вакцина бар.

“Сакланганны саклар­мын” дигән халык. Җәмәгать урыннарында битлексез йөрү өлкәннәр өчен генә түгел, ба­лалар өчен дә куркыныч ту­дыра.

– Балалар элек тә чирли иде. 1995 елны, грипп йок­тырып, улыбызның сыйныф белән авырып ятканнары хәтердә. Ходай хәерлесен кыл­сын. Баласына вакцина яса­туны һәр әти-әни үзе хәл итә. QR-кодсыз балаларны бала­лар бакчасына, мәктәпләргә алмыйбыз дисәләр, ясатмый кая барасың?! – дип, фикерен белдерде райондашыбыз Эль­вира Мансурова.

Өй аптечкасында ОРВИ йоктырганда кулланылучы дарулар булырга тиеш, ди табиблар. Авыруларга кар­шы торучанлык дөрес тукла­нуга да бәйле. Дөрес тукла­ну һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй мөһим.

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев