Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коробкаларын сакларгамы?

Күп кенә хуҗабикәләр яңа алынган олы йорт җиһазларының (суыткыч, телевизор, туңдыргыч) бушаган тартмаларын ташлаудан баш тарталар

Кире кибеткә илтергә туры килсә, кирәк булыр янәсе. Шушы көннәрдә Мөслим авылында яшәүче Г. Шәрипова мөраҗәгать итте:

– Тормыш иптәшем белән булган бәхәсне хәл итәргә ярдәм итегез! – ди ул. – Эш шунда, бер ай элек суыткыч сатып алган идек, тартмасын әлегә кадәр ташламадык.  Билгеле булганча, суыткыч тартмасы күләмле һәм байтак урынны алып тора. Ирем савытны чыгарып ташларга кирәк ди, ә мин чын хуҗа хатын буларак, әгәр дә берәр проблема булып суыткычны кире кибеткә илтергә туры килсә дип, һаман да тартманы саклау ягында. Бу очракта кем хаклы, - дип сорый ул.

Кулланучының әлеге соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының эчке базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре түбәндәге җавапны бирде:

– Суыткыч техник яктан катлаулы товар булып санала. Шуңа күрә, Хөкүмәтнең 2463 карары белән расланган азык-төлек булмаган тиешле сыйфаттагы өстәмә товарлар исемлегенең 11 пункты нигезендә, әлеге төр товарлар алмаштырылмый яисә кире кайтарылмый.  Димәк, бу очракта тартма кирәк булмаячак. Әгәр дә суыткычны эксплуатацияләү вакытында төзексезлек ачыкланса, товарны гарантия буенча кире кайтару өчен тартма булу мәҗбүри шарт түгел, кибет сыйфатсыз товарны төргәкләү элементларыннан башка да кабул итәргә тиеш. Шулай итеп, төргәкләрне озак вакыт саклау мәҗбүри түгел, - диләр алар.

Зөһрә Солтанова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев