Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коръән бәйгесендә (+ФОТОЛАР)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в) хәдисендә “Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнүчеләр һәм өйрәтүчеләр”, – диде.

Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә узган Коръән бәйгесендә 120 райондашыбыз катнашты. Аларның 90ы балалар иде. Иске Карамалы һәм Иске Вәрәш авылыннан конкурсантлар аеруча күп булды. Балалар яшь буенча берничә төркемгә бүленде. Малайлар арасында үз төркемнәрендә беренче урынны Гадел һәм Габделмәлик Моратовлар яулады. Суфьян Нассер һәм Ибраһим Моглиев – икенче, Хәниф Мәкъсутов һәм Сөләйман Шамилов өченче урынны алды. Кызлар өч төркемгә бүленеп ярышты. Үз төркемнәрендә беренче урынга Хәбибә Мәүлиева, Мәрьям Шаммасова, Мәрьям Хәкимова лаек дип табылды. Кадрия һәм Зәкия Низамовалар, Әйшә Хәкимова – икенче, Зәлинә Сәхибгәрәева, Әлинә Латыйпова һәм Хәлимә Аитова өченче урынга лаек дип табылды.

Зурлардан ир-атлар арасында – Сөләйман Хафизов, хатын-кызлар арасында Резеда Мәүлиева җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев