Коръән бәйгесендә
Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсендә балалар арасында 24 нче тапкыр традицион Коръән уку бәйгесе узды.
Анда республика районнарыннан, Башкортостан, Удмуртия һәм Киров өлкәләреннән балалар катнашты. Татарстан республикасы мөселманнары диния нәзарәте, Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм “Ислам-Нуры” дини эшмәкәрлек үзәге оештырган бәйгедә безнең районнан Әхмәт Мәүлиев, 7 яшькә кадәрге балалар арасында икенче урынны яулап, дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 14 апрель көнне Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә хатын-кызлар һәм кыз балалар арасында вәгазь бәйгесе үтә. Конкурсантлар ирекле темага 5-10 минутлык вәгазь (Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китереп) сөйләргә тиеш. Алдан язылу өчен телефон 8-965-614-81-96. Башлана 9.00 сәгатьтә. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев