Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кораллы булу җаваплылык сорый (Әңгәмә)

Корал саклаучы һәм йөртүче өчен нинди кагыйдәләр билгеләнгән, кораллы кешегә нинди бурычлар йөкләнә? Болар турында тулырак мәгълүмат алу өчен без ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә лицензия-рөхсәт бирү буенча өлкән инспектор Диктат Хатбуллинга мөрәҗәгать иттек. - Диктат Ленарович, соңгы вакытта үзләрендә утлы яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны...

Корал саклаучы һәм йөртүче өчен нинди кагыйдәләр билгеләнгән, кораллы кешегә нинди бурычлар йөкләнә? Болар турында тулырак мәгълүмат алу өчен без ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә лицензия-рөхсәт бирү буенча өлкән инспектор Диктат Хатбуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Диктат Ленарович, соңгы вакытта үзләрендә утлы яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны артты. Корал хуҗасы булырга ният иткән кеше нәрсәләр белергә тиеш?

- Корал алу һәм аны саклау бик зур җаваплылык сорый. 1996 нчы елның 13 декабрендә чыккан "Корал турында"гы Федераль Закон нигезендә Россия Федерациясенең 18 яше тулган гражданнары, яшәү урынындагы эчке эшләр органнарында аерым бер төр коралны булдыруга лицензия алганнан соң гына, үз-үзен саклау коралы, спорт һәм ау коралы, сигнал бирү коралы һәм клиноклы салкын корал алырга хокуклы. Гражданнар утлы коралны, саклауга рөхсәт алу өчен, ике атна эчендә яшәү урынындагы эчке эшләр бүлегендә теркәргә тиешләр. Утлы корал яшәү урынында сүтелгән, корылмаган, тәтесе (курогы) төшерелгән, припаслары аерым хәлдә ныклы чыдам материалдан эшләнгән, йозакка бикләнгән металл сейфта сакланырга тиеш. Утлы коралга балаларның һәм чит кешеләрнең кулы җитәрлек булырга тиеш түгел.

- Кайберәүләр мылтыкларын йорт диварларына да элеп куя. Бу очракта саклык чарасы үтәлми бит инде...

- Коралны кеше даими яшәмәгән урыннарда (дачада, бакча йортларында, гаражда, сарайда, вагонда, машинада һ.б.), шулай ук тулай торакта (гаилә тулай торагы булып, һәр гаиләнең үз аерым бүлмәсе булу исәпкә керми), вахта ысулы белән эшләп яшәүчеләр торагында, туганнарда, таныш-белешләрдә саклау катгый тыела. Ау коралын бүлмә стенасына элеп куярга да ярамый. Нинди генә транспорт чарасында йөртелсә дә, корал корылмаган, сүтелгән хәлдә, тышлык эчендә булырга тиеш. Корал хуҗасының аны йөртүгә һәм саклауга хокук бирүче рөхсәт язуы һәрвакыт үзе белән булу зарур.

- Диктат Ленарович, закон тарафыннан билгеләнгән тиешле тәртипләрне бозган өчен нинди җәза каралган?

- Андыйлар административ җаваплылыкка тартыла. Ел дәвамында әлеге кагыйдәләрне бозу берничә тапкыр кабатлана икән, эчке эшләр органнары әлеге гражданның корал тотуга хокукын юк итәләр.

- Корал йөртү вакытын озайту кайчан башкарыла?

- Корал йөртү хокукын озайту турында граждан лицензия срогы бетәргә өч ай кала кайгырта башларга тиеш. Кирәкле документлар һәм гариза белән эчке эшләр органына мөрәҗәгать итә. Яшәү урынын алыштырганда шулай ук эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә, ун көн эчендә яңа урында теркәлергә кирәк. Махсус рөхсәт алмый торып, коралны башкаларга сатарга, тапшырырга ярамый. Югалткан очракта, бу хакта кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итү шарт.

- Эчке эшләр министрлыгының электрон сайтында да корал йөртү хокукын алырга гариза бирергә була, дип ишеттек...

- Кызыксындырган сорауларга җаваплар, төрле мәгълүматлар алу өчен Бердәм порталда шәхси кабинет булдырырга кирәк. Теркәлү өчен СНИЛС, паспорт булу шарт. Порталга https://www.gosuslugi.ru. сылтамасы буенча керәсе. "Теркәлү" (регистрация) дигән төймәгә басып, әлеге бүлектәге кирәкле юлларны тутырабыз. Кәрәзле телефон номерын да күрсәтергә кирәк, аңа соңрак пароль җибәреләчәк. Теркәлүне төгәлләү өчен пароль билгеләргә кирәк. Әлеге пароль системага кергәндә даими кирәк булачак. Электрон хөкүмәтнең система һәм сервисларына керү өчен авторизация үтү - "Шәхси мәгълүматларны тутыру һәм тикшерү" пунктында күрсәтелгән буш юлларны тутыру шарт.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X