Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Комсомолга-100 ел:делегат Зөһрә

Җирлегебездә данлы комсомол сафларда тәрбияләнгән, үзләренең матур эшләре, күрсәткән батырлыклары белән абруй казанган райондашларыбыз байтак. Катмыш авылында яшәүче Зөһрә Әгъләмова - шундыйларның берсе.
Зөһрә апа үзенең яшьлек елларын бик сагынып искә ала. Ә хатирәләре бик тә матур. Сигез классны тәмамлагач, Киров исемендәге колхозга савымчы булып урнаша. Кечкенә буйлы, курку белмәс бу кыю кыз, ике дә уйлап тормыйча, районның һөнәри училищесына укырга керә. Тракторчы булу теләге алып килә аны бирегә. Таныклык алып чыккач, кабат туган колхозына эшкә кайта: бер ел корыч айгырны иярли, яңадан савымчы булып, фермага килә. Шундый уңган, тырыш кызны бернинди икеләнүсез 1963 елда комсомол сафларына кабул итәләр. Сөт савып алуда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Киров исемендәге колхоз комсомоллары Зөһрәне 1970 елда район комсомол конференциясенә делегат итеп сайлыйлар. Ә район комсомоллары тарафыннан республика конференциясенә делегат итеп сайлангач, Зөһрә үзен күкнең җиденче катында очкандай хис итә. Ә Казанда республика конференциясе делегатлары составында Мәскәүгә ВЛКСМның 16 нчы съездына барачагын ишеткәч, кыз урыныннан сикереп торганын сизми дә кала.
- Ул вакытта русчаны белмим. Район комсомол комитетының беренче секретаре Тәслимә Вәлиева белән Казанга конференциягә киттек. Анда узган чара мин - гап-гади колхозчы баласы өчен искиткеч матур һәм тарихи вакыйга булып истә калды. Ә инде Мәскәүгә дә барачагымны белгәч ул вакыттагы күңел халәтемне әле бүген дә аңлатып бетерә алмыйм. Аның өстә уш китмәле киеме дә юк бит. Тәслимә апа ярдәме белән киенеп, 50-60 кеше Мәскәүгә киттек. Ул съезд биш көн дәвам итте. Безне экскурсияләргә йөрттеләр, мавзолейга да кердек. Съездда 5 мең делегат катнашты, төрле милләт вәкилләре бар иде. Комсомол сафларында тәрбияләнүем, гади генә хезмәтемнең дан-шөһрәт китерүе белән горурланып яшим, - ди Зөһрә апа.
Сезддан кайткан Зөһрә Әгъләмованы, безнең делегатыбыз дип, төрле очрашуларга, җыелышларга һәм политукуларга йөртәләр. Озак та үтми ул партия сафларына кабул ителә. Яраткан хезмәтендә, авыр булса да, 34 ел эшли Зөһрә апа. Ул чорда колхозда меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 600 дән артыгы савым сыерлар була. 25әр сыерны кулдан саварга, саламын, печәнен, сенаж-силосын үзләренә ташырга, улакларга таратырга туры килә. Соңрак, саву аппаратлары кулланыла башлагач, савымчыларга 50шәр сыер беркетәләр.
- Яп-яшь килеш авыр хезмәт башкарулар сәламәтлекне какшатмый калмады. Шулай да, бүгенге тормышымнан бик кәнагать. Өйләребез җылы, вакытында пенсиясен алып торабыз. Аллага шөкер, өч улым, киленнәрем һәм оныкларым "әбием"дип җан атып торалар. Һәрвакыт ярдәм итәләр, хәлемне беләләр. Инде бик еракта калган яшьлек елларымдагы хезмәтләремне искә алган бүгенге җитәкчелеккә дә рәхмәтлемен. Бүген инде яшь буынны тәрбияләүче пионер, комсомол оешмалары булмаса да, үсеп килүче буынны да тәртипсез, ялкау димәс идем. Ни генә әйтсәң дә, тәрбиянең башы гаиләдән башлана. Гаиләләр ныклы, тәрбияле булсын иде, - дип, изге теләкләрен җиткерде әле бүген дә яшьлек матурлыгын, чаялыгын югалтмаган Зөһрә апа.
Фәридә Гайнетдинова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев