“Кояшлы Ык” татар ихатасында медицина хезмәткәрләре бәйрәме
Бәйрәмгә шулай ук лаеклы ялдагы хезмәткәрләр дә кунак итеп чакырылган иде
Календарьда шәфкать туташлары, медицина хезмәткәрләре, төрле юнәлешләр буенча эшләүче табиблар көннәре аерым көннәрдә билгеләп үтелә.
Әмма, район үзәк хастаханәсе коллективы әлеге бәйрәмнәрне берләштереп, бар коллектив бергә җыелып бәйрәм итә. Быел да алар үзләренең матур тардицияләренә тугры калып “Кояшлы Ык” ял зонасының татар ихатасына җыелдылыр.
Һәм уртак бәйрәмнәрне матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән үткәрделәр. Районның сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларны район башлыгы Альберт Хуҗин һәм үзәк хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләйманов сәламләделәр.
Матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән, тырыш хезмәт куйган бер төркем хезмәткәрләргә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының һәм үзәк хастаханәнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Бәйрәмгә шулай ук лаеклы ялдагы хезмәткәрләр дә кунак итеп чакырылган иде.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев