Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Код сүзен кулланып 

Пенсия күләме, стаж, пенсияне китерү көне һәм башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына белеп була.

Моның өчен контакт-үзәкнең 2-57-86 телефонына шалтыратып, код сүзен әйтү дә җитә. 
Код сүзе – шалтыраткан кешене идентификацияләү өчен кирәк. Закон нигезендә пенсия бүлеге белгечләре “код” сүзеннән башка шәхси мәгълүматлар турындагы сорауларга җавап бирә алмый. 

 

Россия Пенсия фондының рәсми сайтындагы гражданинның шәхси кабинетында код сүзен күрсәтү мөмкинлеге ачылды. Код сүзен гражданин мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм үзе генә белә. Телефоннан шалтыратып, яшерен кодны әйткәч, гражданнар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматны ала һәм алларында торган мәсьәләне хәл итә ала. 
Код сүзен куллану турындагы гаризаны клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып та тапшырырга мөмкин. Моның өчен кабул итүгә алдан язылырга кирәк. 

 

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте. 

Фото - Pixabay.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев